news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы юл төзүчеләре Салман авылына яңа юл салган

Халык үтенече буенча авылдагы буаны да әйбәтләп төзекләндерделәр.

Әлки районы юл төзүчеләре Салман авылына яңа юл салган
alki-rt.ru/

(Әлки, 30 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре" ). Әлки районының ике кечкенә авылының юлларын яхшырттылар, Базарлы Матак һәм Салман арасындагы автомобиль трассасында төзү эшләре бара. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 Чиябаштан – Мулланур Вахитовка һәм Югары Матактан Абдул Салманга кадәр элеккерәк елларда эксперимент рәвешендә комлы катнашмадан юл салынган иде. Әмма еллар узу белән бу юллар тузды. Быел әлеге ике авылга да республика программасы нигезендә вак таш-ком катнашмалы юл салу планлаштырылган иде.

Язын җирләр кипшенә башлау белән Чиябаштан Мулланур Вахитовка кадәр биш километрлы юл полотносында эшләр башланды. Әлеге юл төзелешенә алдан ук җитәрлек күләмдә диярлек материаллар ташып куелган иде. Шуңа да “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте егетләре әлеге кече авылга юл төзелешен тиз башкарды. Бер ай дигәндә бистәгә чаклы һәм авылның төп урамы юлына буйдан буйга озак еллар хезмәт итәрлек юллар салдылар.

Аннан юл төзүчеләр техникалары белән Абдул Салман ягына күчтеләр. Югары Матактан әлеге авылга кадәр юлның озынлыгы 2,5 чакрым тәшкил итә. Әмма юлның бу өлеше ныграк тузган, күтәртелгән дамбаны да киңәйтергә туры килә.

“Алексеевскдорстрой” төзүчеләре бу якта яшәүче халыкны тагын бер эшләре белән шатландырдылар. Юлны сыйфатлы итеп салгач, халык үтенече буенча шундагы буаны да әйбәтләп төзекләндерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100