news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Юхмачы авылында күп функцияле мәдәни үзәк ачылды

Тантаналы ачлышышта ТР Премьер-министры катнашты

 (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Әлки районы Юхмачы авылында күп функцияле мәдәни үзәк ачылды, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы.

Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм республиканың төрле министрлыклары, ведомстволары вәкилләре катнашты.

Мәдәният йортын, китапханәне, авыл җирлеге советын үз эченә алган заманча мәдәни үзәкне ачу тантанасына бик күп халык җыелган иде. "Бүген Юхмачы халкы өчен озак еллар көтелгән сөенечле вакыйга – яңа мәдәният йорты ачыла. Бөтен уңайлыклары булган яңа бинада авылның мәдәният тормышы тагын да җанланыр, яңарыш алыр",– диде Әлки муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тантанада ясаган чыгышында.

Юхмачылыларны бу шатлыклы вакыйга белән республика Премьер-министры Илдар Халиков та котлады. "Көз ул зур хезмәт куеп үстерелгән игеннәрне урып-җыю чоры гына түгел, - яңа төзелгән торак һәм социаль-мәдәни объектларны файдалануга тапшыру вакыты да. Бүген ишекләрен ачып керәсе күп функцияле үзәк сезгә озак еллар ышанычлы хезмәт итсен, чын-чынлап авылыгызның мәдәни үзәгенә әверелсен",–диде ул.

Яңа бинаны төзү эшләрен башкарган “Строитель и К” җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Хәсәновага символик ачкычны тапшырды. Ишектәге ал тасма киселде. Кунаклар һәм юхмачылылар яңа бинага узды.

Аннан соң Илдар Халиков Базарлы Матакта район активы белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100