news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы Югары Кәчидә балалар мәйданчыгы төзегәннәр

Анда Таганроктан кайтарылган уен комплексы урнаштырганнар.

(Әлки, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Халыктан җыелган үзара салым акчасына Югары Кәчи авылында балалар мәйданчыгы төзеп куйдылар.

Анда Таганроктан кайтарылган уен комплексы урнаштырганнар. Бу авылда балалар бакчасы юк, шуңа күрә уен мәйданчыгы нәниләр өчен бик тә кирәк булган. Алар беренче көннән үк мәйданчыкны яратып өлгергәннәр, хәзер көннәр буе шунда мәш килеп уйныйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot