news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы яшьләре арасында узган КВНда Базарлы Матак мәктәбе командасы “Гран-при” алды

4 декабрьдә район мәдәният йортында укучы һәм эшләүче яшьләр командалары арасында КВН булды.

 (Әлки, 8 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы мәдәният йортында укучы һәм эшләүче яшьләр командалары арасында КВН булды, дип яза район газетасы.

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган бу бәйгене үткәрүдә район мәгариф идарәсе, Базарлы Матак урта мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия һәм “Яшь гвардия” активистлары күп тырышлык куйды.

КВНда дүрт команда катнашты. Гимназиянең “Дулкын”, Базарлы Матак урта мәктәбенең “Тамада” һәм “ТП” (Туристик поход), район үзәгендәге эшләүче яшьләрнең “Синергия” командалары сәхнәдә тапкырлыкта, зирәклектә, шаян сүз һәм юмор осталыгында ярыштылар. Командалар барысы да бәйгегә җентекләп әзерләнгән иде. Жюрига җиңүчене ачыклау да ансат булмады. Нәтиҗәдә Базарлы Матак мәктәбе укучылары – “ТП” командасы Гран-прига лаек дип табылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100