news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы яшь каратэчылары республика чемпионатында призер булдылар

Балтачта 18 яшьлекләр арасында чыгыш ясап, Дарья Лаврентьева икенче урын алуга иреште.

(Әлки, 3 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы яшь каратэчылары республика чемпионатында призер булдылар. Бөтен төр каратэ буенча Балтачта узган Татарстан беренчелегендә яшь каратэчыларыбыз призлы урыннар яуладылар, дип яза җирле басма.

Яганев Данил 14-15 яшьлекләр арасында (60 кг га кадәрле үлчәү категориясе) беренче урын алып җиңүче булды. Туганнары да аннан калышмады: Яков Яганев 70 кг га кадәрле үлчәүдә ир-егетләр арасында, ә Андрей Яганев 8-9 яшьлек малайлар арасында “көмеш” медальләргә лаек булдылар. Аларның тренеры Евгений Яганев.

Каратэ кызлар өчен дә ят спорт түгел. Балтачта 18 яшьлекләр арасында чыгыш ясап, Дарья Лаврентьева икенче урын алуга иреште. Аны ярышларга тренер Геннадий Вассунов әзерләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot