Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы Яңа Үргәагар авылында сайлауга килгән математика укытучысын котлаганнар
Хәзерге вакытка участокта 85 процент сайлаучы тавыш биргән.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Лия Мардегалләмова). Бүген Әлки районы Яңа Үргәагар авылында сайлауга килгән математика укытучысы Рамилә Җәләлованы туган көне белән котлаганнар. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Хезмәт ветераны Рамилә апа 4 дистә елга якын гомерен балаларга математика фәнен укытуга биргән. Тәҗрибәле, тирән белемле, актив укытучыны Нәби Дәүли исемен йөрткән гимназия коллективы, балалар, ата-аналар бик хөрмәт итә. 750нче участокта Рамилә Җәләлованы чәчәкләр, бүләкләр белән котладылар.
«Күбебез Рамилә апа укучылары бит. Без аны яратабыз, хөрмәт итәбез. Ул безне төгәллеккә өйрәтте. Ә безнең эштә ул бик мөхим», — ди участок рәисе Энҗе Фәттахова.
Тулаем алганда, 750нче сайлау участогында тавыш бирү бәйрәм рухында бара. Гармунчы Әсфән Сибәгатуллин килгән халыкны җыр-моң белән каршв ала. Мәдәният хезмәткәрләре ачык йөз, тәмле коймаклар белән сыйлап озатып кала.
Хәзерге вакытка участокта 85 процент сайлаучы тавыш биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз