news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы урып-җыю эшләре буенча республикада беренче урында тора

Район хакимияте дә кырда хезмәт куючы алдынгы комбайнчыларны һәр атнада бүләкләп барачак.

Әлки районы урып-җыю эшләре буенча республикада беренче урында тора
alki-rt.ru

(Әлки, 4 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында бөртеклеләр мәйданнары 33 мең 600 гектар тәшкил итсә, шуның 24 процентка якын өлешендә урып-җыю эшләре башкарылган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аннары Нурлат, анда игеннәрнең 22 проценты җыеп алынган. Ә Зәйдә уракның 19 проценты башкарылган.

Районда быел бөртек суктыру комбайннарын да сыйфатлырак әзерләделәр. Бу турыда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хөкүмәт йортында узган соңгы видеокиңәшмәдә дә әйтеп узды. “Кызыл Шәрык” агрохолдингының Әлки, Яшел Үзән, Югары Ослан районнарында комбайннар узган сезонга караганда яхшырак көйләнгән”, – диде анда министр.

Сүз дә юк, үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу комбайнчыларның осталыгына һәм хезмәткә мөнәсәбәтенә дә бәйле. Аларның эшенә карата тиешле кызыксындыру чаралары кулланылганда хезмәтнең нәтиҗәсе дә әйбәтрәк була, урып-җыю темпы да арта.

Шуңа быел да комбайнчылар арасында Татарстан Президенты призларына республика конкурсы игълан ителде. Узган ел районда 13 комбайнчы әлеге бәйгедә җиңеп, зур күләмдә акчалата бүләкләргә ия булганнар иде. Шулай ук район хакимияте дә кырда хезмәт куючы алдынгы комбайнчыларны һәр атнада бүләкләп барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100