Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы укучысы яшь уйлап табучылар олимпиадасында икенче урын алган
Укучы кортлар бал җыя торган кәрәзне ояда килеш үлчәү мөмкинлеге бирә торган җайланма ясаган.
(Әлки, 29 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Югары Әлморза мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Ленар Билалов Казан дәүләт аграр университеты үткәргән яшь уйлап табучылар олимпиадасында икенче урын алган. Бу турыда җирел басма хәбәр итә.
Ленар мәктәпнең технология укытучысы Марс Нотфуллин җитәкчелек иткән “Оста куллар” түгәрәгендә шөгыльләнә. Бу остазның укучылары төрле республика бәйгеләрендә әледән-әле призлы урыннар ала.
Билаловлар күп умарта асрый, ә Ленар әтисе Наилгә бал кортларын карауда ярдәм итә икән. Умартачылар хезмәтен җиңеләйтү өчен, укучы кортлар бал җыя торган кәрәзне ояда килеш үлчәү мөмкинлеге бирә торган җайланма ясаган.
Ленар уйлап тапкан бу үлчәүне жюри югары бәяләгән, һәм ул “Роботлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы” номинациясендә икенче урынга лаек дип табылган. Аны мәктәпне тәмамлагач аграр университетка укырга керергә чакырганнар. Ә Марс Нотфуллин вуз ректорының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз