Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы укучысы милли көрәш буенча Россия чемпионы булды
Илназ Хәмидуллинның бу җиңүе аңа спорт мастерлыгына кандидат исемен алырга җирлек бирде.
(Әлки, 19 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). 15-17 мартта милли көрәш буенча Казанда узган Россия беренчелегендә Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин район тарихында тәүге тапкыр чемпион исеме яулады.Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Илназ Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 9 сыйныфында укый. Ул 10 елга якын инде тренер Илдар Әхмәров җитәкчелегендә көрәш осталыгын ныгыта.
Казанда узган ярышлардан соң республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин: “Яшьләр арасында 45 килограммга кадәр үлчәмдә җиңү яулаган Илназ Хәмидуллин Әлкидән Илдар Әхмәровның бу шәкерте келәмдә бер көндәшенә дә шанслар калдырмады”,– дигән.
Илназ Хәмидуллинның бу җиңүе аңа спорт мастерлыгына кандидат исемен алырга җирлек бирде. Илназның абыйсы Алмаз Хәмидуллин да милли көрәш бәйгеләрендә район данын яклап зур җиңүләргә ирешкән егет.
Район балалар һәи үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илдар Әхмәров милли көрәш буенча Россия чемпионы әзерләгәне өчен Россия Спорт министрлыгының I дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз