Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районы укучысы милли көрәш буенча Россия чемпионатында җиңү яулады
Чемпионат 16-19 мартта Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә узды.
(Әлки, 22 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы укучысы милли көрәш буенча Россия чемпионатында җиңү яулады, дип яза район басмасы.
Алпар урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Анар Масимов милли көрәш буенча Россия чемпионатында юниорлар арасында өченче урын яулады.
Чемпионат 16-19 мартта Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә узды. Районыбызның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгечләре әйтүенчә, ил күләмендәге бу җиңү – Әлки тарихында беренче. Анар Масимов татарча көрәш белән кечкенәдән шөгыльләнә. Район, республика күләмендәге байтак бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулады. Авыл, район Сабантуйларында да көрәшеп бүләк алмый калганы юк диярлек, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз