news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы укучысы Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчесе булды

Адилә анда “Усал малай” дип аталган хикәясе белән катнашкан.

(Әлки, 7 май, "Татар-миинформ", "Әлки хәбәрләре").  Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 8 “А” сыйныф укучысы Адилә Мусина “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчесе булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгегә Татарстаннан һәм Россия өлкәләреннән 1624 эш тәкъдим ителгән булган. Адилә анда “Усал малай” дип аталган хикәясе белән катнашкан. Ә Чистайда зона сайлап алу турында язучылардан, шагыйрьләрдән торган комиссия алдында үзенә күрә имтихан да тоткан.

Аның хикәясен жюри әгъзалары ошаткан, һәм Адилә “Проза” номинациясендә икенче урынга лаек булган. Казанда узган Бөтенроссия туган телләр форумында җиңүчеләрне Бөтенроссия татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев тәбрикләгән. Адилә Мусина диплом һәм сертификат белән бүләкләнгән.

Адиләнең җитәкчесе – гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Шәйхетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100