Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы укучылары республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңеп кайтты
Нәтиҗәдә "Техник иҗат – уйлап табу эшчәнлеге" номинациясендә 7 сыйныф укучысы Владислав Хоцки һәм 6 сыйныф укучысы Вячеслав Малышев беренче булды.
(Әлки, 25 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Югары Әлморза мәктәбе укучылары "Профессиягә адымнар" республика фәнни-гамәли конференциясеннән җиңүләр белән кайттылар.
Технология укытучысы Марс Нотфуллин җитәкчелек иткән "Яшь техник" түгәрәгенә өйрүче малайлар-кызларның үзләре ясаган төрле җиһаз-җайланмалар белән район һәм республика бәйгеләрендә еш кына җиңүгә ирешәләр. Алтын куллы оста Марс Нотфуллин үзе мөкиббән булган техник иҗат белән балаларны да мавыктыра белә. Бу юлы малайлар конференциядә хуҗалык һәм бакча эшләре өчен үз куллары белән булдырган җир казу җайланмалары белән катнашканнар.
Нәтиҗәдә "Техник иҗат – уйлап табу эшчәнлеге" номинациясендә 7 сыйныф укучысы Владислав Хоцки һәм 6 сыйныф укучысы Вячеслав Малышев – беренче, Линар Билалов (6 класс) икенче урынга лаек булган. Аяк табаны өчен массажер ясаган Азалия Шәяхмәтованың (7 класс) эшен дә жюри уңай бәяләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз