Әлки районы уҗым басуларында дым каплау төгәлләнә
Узган көз районда 18 мең 600 гектарда уҗым культуралары чәчелгән булган.
(Казан, 6 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы уҗым басуларында дым каплау төгәлләнә, дип яза "Әлки хәбәрләре".
Район газетасы хәбәр итүенчә, узган көз 18 мең 600 гектарда уҗым культуралары чәчелгән булган. Алар уңышлы кыш чыккан. "Барлык мәйданнарга да минераль ашламалар кертелде. Беренче мөмкинлек туу белән игенчеләребез дым каплауга төштеләр. Инде 17 мең 600 гектарда тырмалау эшләре башкарылды. Бу планга карата 95 процент дигән сүз".
Күпьеллык үлән мәйданнары Әлкидә 12 мең 600 гектар били. Шуның 4 мең 200 гектарында дым капланган. "Туңга сөрелгән 4 мең гектар җирдә дә тырмалау эшләре башкарылды. Тырмалау “Кызыл Шәрык- Агро”ның “Үзәк”, “Көньяк”, “Көньяк-Көнчыгыш” филиалларында һәм “Хузангай”, “Яшь көч” җәмгыятьләрендә бик әйбәт оештырылган", - диелә язмада.
"Игенчеләребез бүген-иртәгә сабан культуралары чәчүгә керешәчәк. Күп хуҗалыкларда, кырларны чәчү өчен әзерләү белән бергә, орлыкларны инкрустацияләү эшләре дәвам итә. Сабан культуралары орлыкларының 40 проценты инде эшкәртелгән".