news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы Ташбилге авылында яшәүчегә ферма төзү өчен грант бирәчәкләр

ашбилгедә яшәүче Исмәгыйль Хөснетдинов хуҗалыгында дүрт савым сыеры асрый.

(Әлки, 10 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Ташбилге авылында яшәүчегә ферма төзү өчен грант бирәчәкләр. Ташбилгедә яшәүче Исмәгыйль Хөснетдинов хуҗалыгында дүрт савым сыеры асрый, дип яза район газетасы.

Ул терлекләр санын арттыру максаты белән яңа бина корырга уйлаган һәм бу эштә ярдәм итүче программада катнашу өчен документларын тапшырган. Дәүләт ярдәме озак көттермәс дип ышандыралар җирлек башкарма комитетында.

Ташбилге җирлегендә яшәүче дүрт хуҗалык күп итеп каз бәбкәләре, тагын берсе тавыклар сатып алган. Аларга бу чыгымнарны күтәрүдә дәүләт субсидиясе ярдәмгә киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot