Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы сулыкларында коену рөхсәт ителми
Янгыннан саклану өчен хуҗалык эшчеләре урманнарны кипкән коры-сарыдан чистарталар, бу эштә авыл җирлекләре ярдәменә таяналар.
(Әлки, 25 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында урманнарны янгыннан саклау чаралары һәм суда коену урыннары булмау турында сөйләштеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлки урман хуҗалыгы җитәкчесе Илсур Зәйнуллин урман һәм агачлыкларны уттан саклау өчен 50 километр озынлыкта минераль полосалар ясалуы, элек булган тагын 60 километрдан артык полосаларның яңартылуы хакында әйтте. Моның өстенә хуҗалык эшчеләре урманнарны кипкән коры-сарыдан чистарталар, бу эштә авыл җирлекләре ярдәменә таяналар.
Быел да яз һәм җәйнең беренче ае бик коры килде. Апрельдән бирле күп сулы яңгырларның булганы юк. Белгечләр әйтүенчә, Татарстанда, районда бигрәк тә янгын чыгу куркынычы зур. Шуңа күрә һәрберебез аеруча сак булырга тиешбез. Ялгыш ташланган тәмәке төпчеге, сүнеп бетмәгән шырпы, ут чаткысы калган учак үкенечле бәла китереп чыгарырга мөмкин бит.
Коры, кызу һава белән бәйле тагын бер куркыныч – сулыкларда кешеләр батып үлү. Шушы тулыр-тулмас ике айда республикабызда 14 кеше батып үлгән инде шул исәптән ике бала). Әлкилеләр шуны белергә тиеш: районда коенырга рөхсәт ителгән бер генә сулык та юк. Һәрберсе янында “Коену тыела!” дигән язу урнаштырылган.
Билгеле, бу чара кемнәрнеңдер өстеннән җаваплылыгын төшерә. Эсседән әлсерәгән, су коенып рәхәтләнергә уйлаган кешеләргә мондый мөмкинлек булмау гына күңелсез. Барлык таләпләргә туры килә торган коену урыннары булдыру шактый кыйммәткә төшә, районның моңа мөмкинлеге юк, дип аңлаталар белгечләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз