news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы суды үтерү белән янаган Түбән Колчурино кешесен ирегеннән мәхрүм итте

Василий Шумаков үзенең гаебен тулысынча таныды.

(Әлки, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). ​​​​​​​Район прокуратурасы Түбән Колчуринода яшәүче, моңа кадәр инде хөкем ителгән 30 яшьлек Василий Шумаковка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Суд В.Шумаковны РФ Җинаять кодексының 119 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда – үтерү белән янауда гаепле дип тапты.

Судта расланганча, бу елның 29 июлендә 20.00 дән 20.37 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында исерек Шумаков, элек бергә яшәгән өйдәш хатынын һәм аның хәзерге ирен куркыту, психологик басым ясау нияте белән, аларга: “Мин хәзер сезнең икегезне дә чәнчим, үтерәм!” - дип кычкыра.

Исерекнең янауларыннан тәмам шөбһәгә төшкән хатын, аның игътибары читкә юнәлгән мәлдән файдаланып, битенә су сибә. Шул арада ире тегенең пычак тоткан кулын эләктереп ала.

Хатын исә, мунчадан йөгереп чыгып: “Полиция чакырыгыз!” дип кычкыра башлый. Шуннан соң гына исерек бәндә тузынудан туктый һәм җинаять урыныннан качып китә. Озак та үтми полиция хезмәткәрләре аны тоткарлыйлар.

Василий Шумаков үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд, җинаять эшен җентекләп тикшереп, аны 2 ел 8 айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Җәза срогын җинаятьче каты режимлы төзәтү колониясендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100