Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы суды 26 яшьлек егеткә хәрби хезмәткә барудан баш тартканы өчен җәза биргән
Җинаять эше судта елдан артык каралды.
(Әлки, 16 декабрь, “Татар-информ”, “Әлки хәбәрләре”). Әлки районы суды 26 яшьлек Александр Бравковны хәрби хезмәткә барудан баш тартуда гаепле дип тапты һәм карарын чыгарды. Бу хакта “Әлки хәбәрләре” газетасы район прокуроры ярдәмчесе Вадим Серобабага сылтама белән мәгълүмат бирде.
Шул рәвешле, район суды Бравковка карата җинаять эшен карауны төгәлләде. Егет РФ Җинаять кодексының 328 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча – хәрби хезмәттән азат итү өчен законлы нигез булмаган килеш, хәрби хезмәткә чакырылуны санга сукмаган өчен хөкем ителде.
Район прокуратурасы әлеге җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Тикшерү барышында ачыкланганча, Александр Бравков чакырылыш һәм медицина комиссиясен узган. Алар нәтиҗәсе буенча ул хәрби хезмәткә яраклы дип табылган. Әмма егет, хәрби хезмәткә чакыруны кичектерүгә яисә аннан азат ителүгә хокукы булмаса да, район хәрби комиссариат бүлегендә Россия Кораллы көчләренә җибәрү өчен повестка алудан баш тарткан.
Шуны искәртик: прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча бу җинаять эше 2015 елның 26 августында ук кузгатылган һәм шул елның сентябрендә судка юлланган иде.
Тикшерү барышында һәм судта Бравков үзенең гаебен танымады, аның мәнфәгатьләрен берьюлы ике адвокат яклады.
Җинаять эше судта елдан артык каралды. Егетне яклаучылар аның гаебен кире кагучы дәлилләр китерә торды, өстәмә суд экспертизалары үткәрттеләр.
Район суды карары белән Александр Бравков РФ Җинаять кодексының 328 нче маддәсе 1 нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа 20 мең сум күләмендә штраф салынды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз