news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы өстеннән көчле давыл үтте

Районда гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышында әнә шул мәсьәләләр каралды.

(Әлки, 6 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев ). 6 июльгә каршы төндә Әлки районы өстеннән көчле җил, давыл узды, яңгыр яуды. Җил тизлеге шулкадәр югары иде ки, ул күп кенә өйләр, учреждение биналары түбәләренә зыян салган, агачларны аударган. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышында әнә шул мәсьәләләр каралды, дип яза җирле басма.

Комиссия утырышын район башлыгы Александр Никошин алып барды. Төнлә узган давылның нинди зыян салуы турында башлап район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сүрия Вәлиева сөйләде.

– Көчле җил, яңгыр кайбер авыл мәктәпләре, балалар бакчасы биналарына зур булмаган зарар китерде. Апак авылы балалар бакчасы түбәсеннән җил берничә калайны каерып алган. Иртәдән Юхмачы урта мәктәбе ярдәме белән түбә ремонтланды да. Юхмачы балалар бакчасы бинасының түбәсеннән яңгыр үтте. “Яшь имәннәр” лагере территориясендә агач ауды, аны кисеп, төяп алалар. Балалар яңа бинада тәрбиячеләр программалары буенча шөгельләнә. Давыл Базарлы Матактагы “Салават күпере” бакчасының керү ишеге өстендәге кыекны алды, – диде ул.

Көчле җил клубларга да шактый зыян китергән. Алардагы клуб түбәсе калайларының яртысын каерып алган ул. Шулай ук Чуаш Шәпкәсе, Татар Төгәлбәе клублары түбәләренең берәр табак калаен куптарган. Татар Төгәлбәендә бер өйнең дә ярты түбәсе давылдан зыян күргән. 

Сәламәтлек саклау биналарына көчле җил зыян китермәгән, бары үзәк хастаханә йортындагы ике юкә генә ауган.

Ә менә электр челтәрләре хезмәткәрләре өчен узган төн бик тынгысыз булган: берничә урында агачлар авып, үткәргечләргә зыян килгән, шәхси хуҗалыклардан ут сүнү турында хәбәрләр күп алынган. Юхмачы, Чуаш Борнае якларында электр баганалары зарарланган. Электриклар бригадасы һәр мөрәҗәгать буенча шунда ук урынга барып җитешсезлекләрне бетерүгә керешәләр.

Билгеле, шундый көчле җил, яңгыр иң зур зыянны авыл хуҗалыгына сала. Давыл кайбер кырларда игеннәрне җиргә еккан. Хәзер әлеге югалтуларны теркиләр. “Хузангай” җәмгыятендәге бер складның калайларын каерып алган җил.

Көчле җилдән җиләк-җимеш, алма бакчалары да зыян күрде. Бигрәк тә чия, груша, алмагачлар: кайсы төбе белән ауган, кайсының кәүсәләре каерылган. Шулай да иң мөһиме – табигать казалары кешеләр сәламәтлегенә зыян китермәгән. Бу турыда комиссия утырышында район хастаханәсе табиблары хәбәр итте.

Александр Никошин төзәтү эшләрен башкарганда хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен катгый үтәргә, моңа аеруча игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады. Бигрәк тә түбәләрне ремонтлаганда сак булырга, моны эшләүчеләр белән инструктаж үткәрергә кирәк, диде ул.

Телефон элемтәсе, газ хезмәтләренә давыллы төн зур югалтулар китермәгән, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot