news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы спорт мәктәбе директоры дөнья чемпионатларында судья була алачак

Хәзер ул дөнья чемпионатларында көрәшчеләрнең чыгышларын хөкем итәргә хокуклы.

(Әлки, 14 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы спорт мәктәбе директоры Рәмис Вафинга билбаулы көрәш буенча “Халыкара категорияле судья” исеме бирелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хәзер ул спортның бу төренә кагылышлы халыкара ярышларда, дөнья чемпионатларында судья буларак катнаша ала. Шулай ук көрәшчеләрнең чыгышларын хөкем итүгә хокуклы булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100