news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Сихтермә-Хузангайда Курск сугышында катнашучыларны искә алдылар

23 августта илебез халкы Курск сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 75 еллыгын билгеләп үтте.

(Әлки, 27 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Әлки районы Сихтерма-Хузангайда Курск сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүдә катнашкан авылдашларын искә алдылар, дип яза җирле басма.

 23 августта илебез халкы Курск сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 75 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге дәһшәтле бәрелештә катнашкан фронтовиклар районыбызда да бар иде. Шуларның берсе – Хузангай авылыннан Иван Федорович Белов Курск сугышында пехотачы буларак катнаша, кат яралана. Бәхеткә, фронттан ул исән-сау кайта, озак еллар Хузангай мәктәбендә физика укыта, директор булып эшли. Танылган укытучылар династиясе булган бу гаиләнең педагоглык стажы 300 елдан артып китә. Әтисенең эшен дәвам иткән Валентина Миронова да Хузангай мәктәбенең мактаулы укытучысы, директоры иде. Узган ел 80 яшен тутырган өлкән педагог бүген дә актив тормыш белән яши, балаларны патриотик рухта тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә.

23 августта бер төркем хузангайлылар фронтовик авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәл каршына килделәр. Валентина Миронова Курск сугышында җиңүнең илебез өчен нинди зур әһәмияткә ия булуы хакында сөйләде, әтисеннән ишеткән истәлекләр белән уртаклашты, аның фронт хатларыннан өзекләр китерде. Аннан Валентина Ивановна һәм мәктәп укучылары һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар. Илебез тарихындагы Курск сугышы кебек данлы һәм фаҗигале сәхифәләрне, бүгенге тыныч тормышыбыз өчен кан койган ватандашларыбызны истә тоту – һәркайсыбызның изге бурычы, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100