news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Салман авылы кешеләре начар истән, Түбәнәлкилеләр күпердән зарлана

Районда мобиль җәмәгать кабул итү пункты халыктан наказлар җыя

(Казан, 29 август,"Татар-информ"). “Бердәм Россия” партиясенең Татарстанда гамәлә булган халыкны кабул итү мобиль пункты Әлки районына инде икенче тапкыр килде. Бу юлы ул Ташбилге, Түбән Әлки, Салман авылларында эшләде, диелә alki-rt.ru хәбәрендә.

Партия вәкилләре авыл кешеләре белән актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, аларның тәкъдимнәрен, наказларын кабул иттеләр.

Бу юлы әлкилеләр 14 наказ, 1 рәхмәт хаты тапшырды. Мөрәҗәгатьләрнең барысы да диярлек авылларны төзекләндерү, яшәү шартларын яхшырту турында. Әйтик, ташбилгелеләр авылларында балалар өчен спорт мәйданчыгы төзүне сорый. Елга аръягы урамында яшәүчеләр авыл уртасындагы күпернең бик начар хәлдә булуыннан зарлана, шуны ремонтлауны тизләтүне сорый. Ә хезмәт ветераны Рәшит Латыйпов үзләре яши торган Яңа урамында юлны асфальтлауны үтенә, андый ук мөмкинлек булмаса, вак таш булса да җәеп булмасмы икән, ди. Рәшит ага шулай ук урам яктырткычларындагы янган лампочкаларны вакытында алыштырырга кирәклеген әйтә.

Гомумән, Ташбилге халкы бик актив булды. Проблеманы хәл итүне сорап кына түгел, рәхмәт әйтергә килүчеләр дә бар иде.

Салманлылар да “Бердәм Россия” вәкилләренә үзләрен борчыган гозерләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Авылыбыз янындагы дуңгызчылык комплексы әйләнә-тирәне бик пычрата. Җил авылга таба искәндә ферма тарафыннан сасы ис тарала, ди авыл кешеләре. Анда тиешле чистарту корылмалары урнаштыру турында инде кайчаннан бирле сүз бара. Ул кайчан тормышка ашар икән?

Биредә шулай ук авылдагы күлне чистарту турында сүз алып баралар. Әгәр бу эшне башлап җибәрүче булса, без үзебез дә ярдәм итәр идек, диләр.

Түбәнәлкилеләрне исә авыл уртасындагы күпернең тузган булуы борчый. Авыл мәдәният йорты да искерде инде, аны да ремонтлыйсы иде, диләр.

Җәмәгать кабул итү мобиль пунктында халыкның гозерләрен, наказларын җыеп, аларны хәл итү буенча эшләргә ышандырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100