Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы сабан культуралары чәчү планын тулысынча үтәгән
Соңгы көннәрдә 22 мең гектар мәйданда чәчелгән кырлар ашламалар белән эшкәртелгән.
(Әлки, 26 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында бу язда 42 мең 738 гектарда сабан культуралары чәчү планлаштырылган иде. Әлеге бурычны игенчеләр 100 процентка үтәгән.Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Районда иң күп мәйданны көнбагыш культурасы били. Аны механизаторлар 11 мең 546 гектарда чәчкән. Арпа – 6485 гектарда, бөртек өчен кукуруз – 6531 гектарда, яшел масса өчен кукуруз – 6570 гектарда, берьеллык үләннәр 4643 гектарда чәчкәннәр.
Дөрес, кукурузны әле тагын берникадәр чәчеп, аның мәйданын 7 мең гектардан арттырырга ниятлиләр. Шулай ук бәрәңге утырту да төгәлләнгән. Аны “Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгы быел 30 гектарда үстерәчәк.
Соңгы көннәрдә 22 мең гектар мәйданда чәчелгән кырлар ашламалар белән эшкәртелгән. Шулай ук корткычларга, төрле авыруларга каршы тагын 2 мең гектарда көрәш алып барылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз