news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы сөт җитештерүчеләр арасында лидерлар рәтенә кергән

Соңгы вакытта район терлекчеләре тәүлек саен 157,5 тонна сөт җитештереп эшкәртүчеләргә озата.

Әлки районы сөт җитештерүчеләр арасында лидерлар рәтенә кергән
архив

(Әлки, 20 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика терлекчелек тармагының биш айлык эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Анда Әлки сөт җитештерүне иң күпкә арттырган районнар исемлегендә аталды.

Алдынгылар арасында шулай ук Әлмәт, Балтач, Түбән Кама, Кукмара, Актаныш районнары бар. Соңгы вакытта район терлекчеләре тәүлек саен 157,5 тонна сөт җитештереп эшкәртүчеләргә озата. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 10 тоннага артык дигән сүз.

news_right_1
news_right_2
news_bot