news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы сөт җитештерү буенча республикада бишенче урынны били

Соңгы вакытта район терлекчеләре көн саен 150 тонна сөт савып эшкәртүчеләргә озаталар.

(Әлки, 22 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). ​​​​​​​Соңгы вакытта район терлекчеләре көн саен 150 тонна сөт савып эшкәртүчеләргә озаталар. Сөт җитештерү буенча район республика күләмендә җиденче урыннан бишенчегә күтәрелде. Бу турыда җирле басма яза.

Узган шимбәдә Татарстан Президенты катнашында Хөкүмәт йортында узган видеокиңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районны сөт савуда лидерлар исемлегендә атады. Ул шулай ук “Әлкидә әле көнгә 200 тонна сөт җитештерерлек потенциал бар”, - диде.

Андый үсеш районда чынлап та көтелә. Тиздән Хузангайда яңа савым корпусы эшли башлый, ә Иске Чаллы сөтчелек комплексына янә маллар кайтару күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100