Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районы рейтингында Ташбилге, Карга һәм Иске Чаллы авыл җирлекләре - беренче урыннарда
Җирлекләргә бәя 16 төр эшчәнлек буенча бирелә.
(Әлки, 21 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы рейтингында Ташбилге, Карга һәм Иске Чаллы авыл җирлекләре беренче урыннарны били, дип яза район басмасы.
Авыл җирлекләре советларының эшчәнлеген бәялүче рейтингның беренче юлында Ташбилге авыл җирлеге советы.Биредә кече фермерлар саны да башкаларга караганда күбрәк, хуҗасыз җир кишәрлекләрен дә тулысынча теркәп бетергәннәр, салымнар җыю буенча да бурычлары юк, буш торган өйләрнең барысын да теркәп куйганнар.
Икенче-өченче урыннарда Карга һәм Иске Чаллы авыл җирлекләре. Рейтингның иң соңгы өч юлын Апак, Чуаш Борнае, Югары Колчурино авыл җирлекләре алып тора.
Җирлекләргә бәя 16 төр эшчәнлек буенча бирелә, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз