Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районы приютында балаларны хезмәт белән тәрбиялиләр
Яңа уку елына кер юу бүлмәсен җиһазларга, малайлар өчен агач эшләренә өйрәтү цехы ачарга планлаштыралар.
(Әлки, 21 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Гаиләдән аерылган балаларны тәрбияләүдә “бушлык”ны тутыру максаты белән “Каенкай” приютында “Бергәләп булдырабыз” дигән проектны гамәлгә ашыра башлаганнар. Дөрес, проект идеясе үзләренеке түгел, аны Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тәкъдим иткән, дип яза районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.
Шулай да безнекеләр мактауга лаек: приют җитәкчесе һәм педагоглар бу башлангычны хуплап алып, тормышка ашырып та куйганнар. Ә бит бу ансат түгел, күп нәрсә акчага бәйле. Әйтик, приютта балаларны ризык әзерләргә өйрәтү өчен кухня җиһазларга – плитә, өстәлләр, шкафлар, савыт-саба һәм аларны юу урыны булдырырга кирәк.
Акчаны кайдан алырга? Ярый әле, “Каенкай”ның һәрчак ярдәм итеп торучы игелекле дуслары бар. Бу юлы да аларга мөрәҗәгать иткәннәр. Рәхмәт эшмәкәрләргә, булышканнар: Рамил Галиуллин - кухня шкафлары, Илфат Хәмәтшин - плитә һәм савыт-саба, Марсель Хадҗиев шулай ук савыт-саба алып биргәннәр. Хәзер балалар бик теләп шушы аш бүлмәсендә салатлар ясарга, ризык әзерләргә, өстәл әзерләргә өйрәнәләр. Кухня серләрен аларга тәрбиячеләре Гөлчәчәк Нуруллина, Гүзәлия Закирова ача. Кызлар гына түгел, малайлар да бик теләп ашарга пешерергә өйрәнә икән. Алар 8 Март көнне кызларны үзләре ясаган салатлар белән сыйлаганнар.
Проектның тагын бер юнәлеше – “Тылсымлы энә”. Исеменнән үк аңлашыла, ул балаларны тегәргә өйрәтүне күз алдында тота. Энәгә җеп саплап төймә тегү, ертылган-тишелгән урыннарны ямап куя белү – тормышта бик тә кирәкле күнекмәләр. Ләкин “Каенкай”да энә-җеп белән генә чикләнмиләр. Күптәнге дуслары – Казандагы “Альпари” хәйриячелек фонды - өч тегү машинасы бүләк иткән. Хәзер кызлар тәрбиячеләре Эльмира Насыйбуллина һәм Динә Хәйруллина ярдәмендә тегүчелек нигезләрен үзләштерә.

– Эшне теориядән башладык: җөйләрнең нинди булуы, тукымалар, тегү машинасы турында сөйләштек. Кызлар бик теләп тегәргә өйрәнәләр. Альбина Мусина, Катя Синякова, Фәридә Камалова көне буе тегеп утырырга әзер, – дип укучыларын мактый Динә Наилевна.
– Без шушы ике юнәлеш белән генә чикләнеп калырга җыенмыйбыз. Проектны көзгә кадәр гамәлгә ашырып бетерергә тиешбез. Яңа уку елына кер юу бүлмәсен җиһазларга, малайлар өчен агач эшләренә өйрәтү цехы ачарга планлаштырабыз. Бу юнәлешләрдә инде шактый эшләдек. Хәйриячеләр ярдәме белән эш кораллары, агачны көйдереп рәсем төшерү аппаратлары булдырдык, – ди приют директоры Айдар Хәлиуллин. Ә стационар бүлек мөдире Роза Хәмидуллина һәр юнәлеш буенча әзерләгән альбомнарын күрсәтте, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз