news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы паркларында "Диварсыз китапханә" оештыралар

Китапханә паркларга чыга.

(Әлки, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы үзәк китапханәсе паркларда "Ачык һавада уку залы" , "Диварларсыз китапханә" оештыруны гадәткә кертте, дип яза җирле басма.

Күптән түгел Базарлы Матакның үзәк паркында китапханәчеләр шундый чара үткәрде. Паркта сәламәт яшәү рәвешенә багышланган тематик күргәзмә әзерләнгән иде. Укырга яратучыларга яңа китаплар, газета-журналлар да тәкъдим ителде. Китапханә витриналары янына килеп китаплар белән кызыксынучылар, сораулар бирүчеләр байтак булды.

Паркта шулай ук күренекле татар драматургы, репрессия корбаны Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышлап, аның иҗаты буенча блиц-викторина үткәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot