news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы һөнәр училищесын тәмамлаучылар диплом алды

Әлеге уку йортын быел 45 яшь белгеч тәмамлады.

Әлки районы һөнәр училищесын тәмамлаучылар диплом алды

(Әлки, 4 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалын быел тәмамлаган егет-кызлар кулларына аттестат һәм диплом алды. Шулай итеп, әлеге уку йортын быел 45 яшь белгеч тәмамлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Яшьләргә белгечлек буенча документ тапшыруны тантаналы итеп балалар иҗаты йортында үткәрделәр. Укытучылар коллективы да, чыгарылыш студентлар үзләре дә әйбәтләп әзерләнгәннәр. Кунакка ата-аналарны, район җитәкчеләрен чакырганнар, җыр-биюләр, бүләкләр әзерләгәннәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot