news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы мәктәпләрен тәмамлаган 79 егет һәм кызларның барысы да аттестат алды

Быел БДИ нәтиҗәләре узган ел белән чагыштырганда югарырак.

(Әлки, 1 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Быел мәктәп тәмамлаучылар шушы көннәрдә кулларына аттестат алдылар. Шунысы сөенечле: бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган 79 егет һәм кызның барысы да гомуми урта белем алганлыкларын раслаучы документлы булды, дип яза җирле басма.

Тугызынчы һәм унберенчеләрнең БДИ нәтиҗәләре турында без район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сүрия Вәлиева белән сөйләштек. Аның әйтүенчә, быел алар узган ел белән чагыштырганда югарырак.

–Соңгы берничә елда БДИ нәтиҗәләре буенча тәнкыйть сүзләре дә ишеттек. Билгеле, һәр мәктәп, һәр укытучы күрсәткечләрнең югарырак булуына омтыла, шуның өчен тырыша. Менә быел географиядән кала башка фәннәрдән унберенчеләребез күбрәк балл җыя алды. Әйтик, математикадан (база) уртача билге 4,49 булды, үткән елда 4,4 иде. Рус теленнән нәтиҗәләр бик әйбәт – 71,11 (былтыр-69,15). Гомумән, безнең бу фәнне укытучы белгечләребез тәҗрибәле, көчле. Профильле математикадан укучылар уртача 54 балл (2017 дә 52,14), химиядән 63 (56,3), тарихтан 57 (54,17) балл җыя алдылар. Информатикадан имтихан тоткан 3 укучыбызның уртача 68 балл җыюын да әйтеп үтим,–дип тәфсилләп сөйләде ул.

БДИ – ул әле мәктәпләр арасында да үзенә күрә бер “ярыш”. Кемнең соң белемле укучылары белән мактанасы килмәсен? Әйтик, рус теленнән генә шәп күрсәткечләр Иске Матак мәктәбе исәбендә - 84 балл. Бер укучылары бу фәнне 91 баллык белә икән, тагын дүртесе 80 баллдан күбрәк җыйганнар. Чуаш Кичүе (76,14), Юхмачы (75,66), Түбән Әлки (71,8), Яңа Салман (70.66) мәктәпләрен тәмамлаучылар да русчаны “су урынына эчә”. Юхмачы һәм Базарлы Матак мәктәпләрендә иң югары балл 94 кә җиткән!

Химияне сайлаучылар да сынатмаган, 61-73 балл җыючылар бар. Тарих буенча Чуаш Кичүе һәм Иске Матак мәктәпләрен тәмамлаучы ике укучы лидер – аларның тырышлыгы 75 һәм 71 баллга бәяләнгән. Кыскасы, укучылар да, аларның остазлары да тырышкан.

–Ә тугызынчыларның нәтиҗәләре ничек? Узган елда бик күңелсез иде алар – “икеле”ләр шактый иде бугай.

–2017-2018 нче уку елында 196 үсмер 9 нчы сыйныфны тәмамлап дәүләт аттестатцияләвен үтте. Имтиханнар Базарлы Матак урта мәктәбе бинасында оештырылды. Әйе, үткән елда “канәгатьләнмәслек” билгеләр бик күп булып, укучыларга икенче тапкыр имтихан бирергә туры килгән иде. Кызганычка каршы, сынауны беренче юлы ук үтә алмаучылар, күп булмаса да, быел да бар. Аларга билгеләрен төзәтү өчен тагын бер мөмкинлек бирелә.

…Имтиханнар артта калды. Ләкин мәктәп белән хушлашучыларны алда тагын борчу-дулкынланулар көтә әле. Чөнки хәзер киләчәккә хәлиткеч адым ясыйсы – һөнәр сайлап, югары һәм махсус урта белем учреждениеләренә керәсе бар бит. Монда инде мәктәптән алып чыккан һәр балл мөһим. Булачак студентларга уңышлар телик, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100