news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы мәктәпләре макулатура җыеп акча эшли

Макулатураны иң күп җыючылар арасында Базарлы Матак мәктәбе һәм гимназия, Юхмачы, Борискино мәктәпләре бар.

(Әлки, 24 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Ел башыннан Әлки район мәктәпләре 19262 килограмм макулатура җыеп тапшырганнар, дип яза җирле басма.

Моның белән алар 71269 сум акча эшләгән. Макулатураны иң күп җыючылар арасында Базарлы Матак мәктәбе һәм гимназия, Юхмачы, Борискино мәктәпләре бар – һәр укучыга исәпләгәндә 9,5 кг кәгазь җыелган. Түбән Әлки мәктәбе алардан да уздырып, һәр укучысына исәпләгәндә 15 кг макулатура җыеп тапшырган.

Мәктәпләр пластмасса җыю белән дә шөгыльләнә - быел алар 917 кг пластик тапшырганнар инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot