Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы мәктәбенә Сәет Вахиди исеме бирү тәкъдим ителде
Галим Ташбилге авылында 1912 елда мәктәп ачтырган була.
(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Әлки районының Ташбилге авылы мәктәбенә галим, археолог, тарихчы Сәет Вахиди исемен бирергә тәкъдим итәләр. Бу хакта бүген күренекле татар галиме, тарихчы, археолог Сәет Вахидинең тууына 130 ел тулуга багышланган “Татар кулъязма мирасы: өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе вакытында билгеле булды.
“Сәет Вахидинең авылдан-авылга, өйдән-өйгә кереп җыйган 300гә якын кулъязмасы, бай орфографик мирасы бар. Алар әле һаман фәнни әйләнешкә кертеп җибәрелмәгән. Ул аларны китап итеп бастырып чыгаруга да омтылмаган. Күбрәк халык арасында булып, кыйммәтле мирас туплау белән генә шөгыльләнгән, – диде язучы Фәүзия Бәйрәмова.
Сәет Вахиди үзенең аянычлы язмышын сизгәндәй, ул кулында булган тиңсез байлыкны, рухи мирасны фәнни оешмаларга, музейларга биреп калырга ашыга. Ул хезмәтләре өчен акча алудан да баш тарта.
“Сәет Вахиди турында иң элек Миркасыйм Госманов сүз кузгатты, ул аның белән кызыксына башлап, тикшеренү объекты итеп алды. Әмма аны өйрәнү, халыкка җиткерү һаман шул дәрәҗәдә генә калган кебек. Дөрес, татар халык иҗаты томлыкларында ул язып алган кайбер риваятьләр, авыл тарихлары кергән. Әмма бу әле – аның иҗатының меңнән бер өлеше дә түгел. Төрле энциклопедияләрдә аның үлгән елы 1938 ел дип күрәстелә, Миркасыйм Госманов исә 1941 ел дип искә ала. Нәселенең язмышы да билгесез. Бары ерак туганы – Мансур Галиевның Түбән Кама шәһәрендә яшәве билгеле. Ул Әлки районы Ташбилге авылында, 1912 елда Сәет Вахиди ачтырган мәктәпнең 100 еллыгы уңаеннан, аңа Сәет Вахиди исеме бирү тәкъдиме белән чыга. Әлки районы администрациясенә дә мөрәҗәгать итә. Әмма бу үтенеч каралмыйча кала. Җәмәгать, әйдәгез бу эшне ярты юлда калдырмыйк. Берәр төрле резолюция кабул итик. Күренекле галимебезнең исеме үзе ачкан мәктәбендә булса да саклансын иде", - диде язучы.
Исегезгә төшерәбез: бүген галимнең тууына 100 ел тулуга багышланган конференция Казан Кремле дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында үтә. Ул иртәгә Болгар шәһәренә сәяхәт белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз