news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы мәдәният хезмәткәрләре ветераннар һәм инвалидларның өйләрендә концерт куйган

Югары Әлки Мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Минһаҗева сугыш ветераннары истәлекләрен видеога да яздырырга җыена.

(Әлки, 1 май, “Татар-информ”, “Әлки хәбәрләре”). Татарстанның Әлки районы Югары Әлки авылы мәдәният хезмәткәрләре “Язгы игелек атнасы” оештырып, ветераннарның, инвалидларның өйләренә барып концерт күрсәтте, дип хәбәр итә "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Минһаҗева атна дәвамында мәктәп укучылары белән бергә өлкән яшьтәге һәм инвалид авылдашларының  өйләрендә булып, хәлләрен белешкән, күчтәнәчләр тапшырган, концерт номерлары күрсәткән. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары Хазим һәм Мөслимә Фәхретдиновлар, Рәйсә Сабирова, 95 яшьлек Галия Раупова яшьләрнең килүенә бик сөенгән, сугыш елларында күргәннәрен сөйләшеп, рәхәтләнеп аралашып утырганнар. Өлкән яшьтәге, саулыклары нык какшаган бу әби-бабайлар хәзер өйләреннән бик чыгып йөри дә алмыйлар. Шуңа алар өчен мондый очрашулар бик тансык. Тумыштан инвалид Марсель Хәйретдиновның әти-әнисе дә хәлләрен белешкәннәре өчен бик рәхмәтле булып калган, дип яза район газетасы.

Фәния Минһаҗева әби-бабайларны, ярдәмгә мохтажларны гел күз уңында тота. Җиңү бәйрәме алдыннан авылдагы сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен, аларның истәлекләрен видеога яздырып алырга да җыена ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100