Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы кызы Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән хыялын тормышка ашырган
КФХ башлыгы Роза Нуруллина җитештергән ит продукциясен Әлки районында һәм башка шәһәрләрдә саталар.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Әлки районында яшәүче Роза Нуруллина Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз хыялын тормышка ашырган. Хәзерге вакытта Роза Нуруллина хуҗалыгында 70 баш ат бар. Фермер ат ите, казылык җитештерә. Ит продукциясен Әлки районында һәм башка шәһәрләрдә саталар. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
2014 елда Яшь фермер «Эш башлаучы фермерларга ярдәм» программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ота. Хәзерге вакытта Роза Нуруллина хуҗалыгында 70 баш ат бар. Фермер ат ите, казылык җитештерә. Ит продукциясен Әлки районында һәм башка шәһәрләрдә саталар. Быелдан аның ит продукциясен Казан шәһәренең «Савиново» сәүдә үзәгендә сатып алырга мөмкин.
«Авылда яшьләр өчен мөмкинлекләр юк, перспективалар юк, дигәнне еш ишетергә туры килә. Әмма мин шуны аңладым, бары тик районда, үз авылымда гына мин эшемдә уңышларга ирешә алдым, хәтта хыялымны да тормышка ашырдым!» - ди Роза Нуруллина.
Роза Нуруллина — Әлки районының Ташбилге авылыннан иң гап-гади бер кыз. Кечкенәдән мал-туар белән кызыксынган, үз атларын булдыру турында хыялланган. Казан сәүдә-икътисад көллиятен тәмамлагач, Роза туган авылына кайта, ул вакытта әти-әнисенең өч аты булган.
КФХ башлыгы Роза Нуруллина ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмый. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме зур планнарга старт бирә. Хәзер крестьян-фермер хуҗалыгы озак юлның башында тора. Киләсе елда яшь фермер гаилә фермаларына грантлар конкурсында катнашырга һәм 200 башка исәпләнгән ат абзары төзергә, шулай ук ит продуктларын эшкәртү цехы ачарга уйлый.
Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең «Республика талантлары: яшьләр/проектлар/тарих» проекты авылда үз урынын тапкан Роза Нуруллина кебек кешеләргә багышланган. Проектта катнашу һәм үз тарихыңны сөйләү өчен amo-rt@mail.ru почтасына резюме җибәрегез, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз