Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы командасы билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегендә җиңде
Призлы урыннарны яулаган спортчылар 29-30 мартта Карачаево-Черкесия республикасында узасы Россия чемпионатында катнашырга юллама алдылар.
(Әлки, 9 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Билбау көрәше буенча Биектау районында узган Татарстан беренчелегендә Әлки командасы беренче урынны яулап, кубок һәм Диплом алып кайтты, дип яза җирле басма.
Район көрәшчеләре әлеге зур бәйгедә бик уңышлы чыгыш ясады. Базарлы Матак авылыннан Регина Нурутдинова үз үлчәмендә чемпион булды. Иске Тахталыдан Ксения һәм Вероника Хәйруллиналар икенче һәм өченче призлы урыннарны алдылар. Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин 62 килограммга кадәр үлчәмдә өченче булса, Базарлы Матактан Руслан Нуретдинов 100 килограммнан югары авырлыктагылар арасында икенче урынны яулады. Түбән Әлкидән Раил Сәгыйров исә 100 килограммга кадәргеләр арасында чемпион булды. Җиңүче егет һәм кызларыбыз тренерлар Рәмис Вафин, Рәмзис Сәлахов, Илдар Әхмәров кул астында шөгыльләнәләр.
Призлы урыннарны яулаган спортчылар 29-30 мартта Карачаево-Черкесия республикасында узасы Россия чемпионатында катнашырга юллама алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз