news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы каратистлары алтын һәм көмеш медаль яулаган

Турнирда Идел буеның дүрт төбәгеннән 370 спортчы катнашты.

Әлки районы каратистлары алтын һәм көмеш медаль яулаган
alki-rt.ru/

(Әлки, 7 октябрь, "Татар-информ"). Димитровград шәһәрендә каратэ буенча турнирда Әлки районы спортчылары 8 алтын һәм 2 көмеш медаль яулаган. Бу турыда "Алькеевские новости" газетасы хәбәр итә.

Турнирда Идел буеның дүрт төбәгеннән 370 спортчы катнашты. Район каратистлары уңышлы чыгыш ясады.

Алмаз һәм Данил Шәйхетдиновлар, Камил Вафин, Булат Борһанов, Дарья Лычникова, Софья Бухарова, Кира Тукмакова, Әмилә Төхвәтуллина беренче урынны алды, Әмил Төхвәтуллин һәм Ринат Сабиров икенче урынга чыктылар. Камил Вафинга кызыксындыру бүләге тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100