Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы каратэчылары Идел буе федераль округы беренчелегендә уңышка ирештеләр
Алар барысы да Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары. Екатерина Зинькова спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәгән.
(Әлки, 26 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы каратэчылары Идел буе федераль округы беренчелегендә бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр, дип яза җирле басма.
Әлеге ярыш 17-18 мартта Ульяновск шәһәрендә узды. Анда Татарстаннан, Башкортстаннан, Чуашия, Мордовия республикаларыннан, Ульяновск, Оренбург, Түбән Новгород, Самара өлкәләреннән 12-17 яшьләрдәге 396 спортчы катнашты.
Район балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рамис Вафин әйтүенчә, бу ярыш, катнашу өчен зур старт взносы түләргә кирәк булган коммерцияле турнирлардан аермалы буларак, Россия Спорт министрлыгының бердәм календарь планына кертелгән. Мондый бәйгеләрдә балаларга спорт разрядлары бирелә.
Әлки районы спорт мәктәбе каратэчылары командасы ярышларда бик әйбәт чыгыш ясаган. Екатерина Зинькова, Алмаз Шәйхетдинов үз категорияләрендә беренче урыннарны яулаганнар. Никита Карманаев, Андрей Зиньков икенче урынга чыкканнар. Камил Вафин һәм Данил Гыйматдинов – дүртенче урында. Алар барысы да Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары. Екатерина Зинькова спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәгән. Алмаз Шәйхетдинов исә беренче олылар разряды бирелгән иң яшь каратэчы булган. Андрей Зиньков һәм Никита Карманаев үзләренең беренче олылар разрядын раслаганнар.
–Мондый яхшы нәтиҗәләргә балалар тренер Андрей Зиньков җитәкчелегендә даими шөгыльләнү нәтиҗәсендә ирештеләр. Районыбызда киокусинкай каратэны үстерүдә күрсәткән ярдәме өчен район башлыгы Александр Никошинга рәхмәтебезне җиткерәбез,–ди Рамис Вафин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз