news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы җитәкчеләре мәчетләрдә мөселманнарны Корбан гаете белән котлады

Иртәнге сәгать дурттә район башлыгы Александр Никошин Югары Әлморза мәчетенә килде.

(Әлки, 11 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районында бүген барлык утыз мәчеттә дә Корбан гаете намазлары укылды. Мәчетләргә бик күп халык җыелган иде. Район җитәкчеләре мәчетләрдә булып, мөселманнарны изге Корбан бәйрәме белән котлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Иртәнге сәгать дурттә район башлыгы Александр Никошин Югары Әлморза мәчетенә килде. Ул гает намазына җыелган халыкны Корбан бәйрәме белән котлады, сәламәтлек, имин матур тормыш теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100