Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы Иске Тахтала авылы 100 елдан соң чиркәүле булган
Иске Тахтала чиркәүсез нәкъ бер гасыр – 100 ел яшәгән.
(Әлки, 13 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Иске Тахтала авылында чиркәү ачылды. Храмны изгеләндерергә дип авылга Чистай һәм Түбән Кама епископы Пармен (Виктор Щипелев) һәм аның ярдәмчеләре килделәр. Чиркәү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелгән акчага һәм Иске Тахтала халкы, иганәчеләр күрсәткән матди ярдәмгә таянып төзелде, дип яза җирле басма.
Иске Тахтала чиркәүсез нәкъ бер гасыр – 100 ел яшәгән. Билгеле, совет власте урнашканчы авылда чиркәү булган, әмма динсезлек чорында ябылган ул. Ниһаять, авылда Ходай йорты яңадан ачылды. Моңа, бигрәк тә чиркәүдә гыйбадәт кылулар башлануга өлкән буын, гомумән, авыл халкы гаять шат. Алар бу вакыйганы күптән көткән инде. Чиркәүне изгеләндерү, анда беренче гыйбадәт кылу буласын ишетеп бирегә бик күп кеше җыелган иде. Чиркәү янындагы мәйданда, өйләр каршында тукталган а в т о м о б и л ьл ә р н е ң күплеге дә читтән кайткан кунаклар саны турында сөйли. Бигрәк тә Әлмәттән, чөнки храм төзү хакында Татарстан Президентына җиткерүчеләрнең берсе – чыгышы белән Иске Тахтала егете Виктор Белов шушы шәһәрдә гомер итә бит. Чиркәү ачу тантанасына ул үзе генә түгел, туганнары, элеккеге хезмәттәшләре белән кайткан.
Чиркәү бинасы бик матур, килешле, мәһабәт. Күренеп тора, төзүчеләр аны бар күңелләрен биреп, яратып эшләгәннәр, эчке бизәлешенә игътибар аеруча зур булган. Чиркәүне изгеләндерә башлагач, шунда җыелган өлкәннәрнең күзләрендә яшьләр күренде. Бу – шатлык яшьләре, авылга рухи яктылык, иман кайтаручыларга рәхмәт билгеләре иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз