news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Иске Салман мәктәбе укучылары 2018 ел өчен мәдәни календарь чыгарган

Әлеге проект белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Насыйбуллина җитәкчелегендә 5-8 сыйныфлар укучылары шөгыльләнгән.

(Әлки, 16 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Иске Салман мәктәбе укучылары 2018 ел өчен ""Туган авылым Иске Салман: үткәне, бүгенгесе" дигән мәдәни календарь чыгарганнар, дип яза җирле басма.

Әлеге проект белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Насыйбуллина җитәкчелегендә 5-8 сыйныфлар укучылары шөгыльләнгән. Алар авыл тарихы, мондагы беренче мәктәп, авылның истәлекле урыннары, ветераннары, күренекле кешеләре, уңган хезмәтчәннәре турында бик күп материаллар туплаганнар. Шуларны эшкәртеп, мәдәни календарь ясаганнар.

Күптән түгел авыл клубында календарьне авыл халкына тәкъдим иткәннәр (презентация). Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә мәктәп укучылары авылдашларын авыл тарихына багышланган материаллар белән дә таныштырганнар, үзләренең иҗади сәләтләрен дә күрсәткәннәр. Укучылар мәдәни календарьнең бер нөсхәсен авыл китапханәсенә бүләк иткәннәр.

Кичә азагында мәдәни календарь турында фикер алышу оештырылган. Укучылар эшчәнлеген авыл халкы югары бәяләгән, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100