Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районы Иске Камкада яңа клуб ачыла
Киңәшмәдә шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләү бурычлары турында да сөйләштеләр. Хәзерге вакытта әлкилеләрнең бу бурычлары 300 мең сум тирәсе.
(Әлки, 9 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә үткән киңәшмә башлыча төзелеш мәсьәләләренә кагылды, дип яза җирле басма.
Республикада гамәлдә булган программалар буенча районда арендага бирелә торган өйләр төзелергә тиеш. Аларның алтысының нигезләре инде әзер. Бу өйләрдә киләчәктә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре яшиячәк.
Район җитәкчесе шулай ук төзелеш объектларында хезмәт куркынычсызлыгна аеруча игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. Һава торышы бу объектларда эш шартларын катлауландыра, шуңа күрә эшне оештыручылар төзүчеләр белән инструктаж үткәрергә, барлык җайланмаларның төзеклеген контрольдә тотарга тиешләр.
– Икенче җомгада Иске Камкада яңа клубны ачачакбыз. Калган барлык эшләрне төгәлләргә, тамашалар залына җиһазларны алып кайтып куярга, документларны тиешенчә эшләп бетерергә кирәк, – диде район башлыгы. Киңәшмәдә шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләү бурычлары турында да сөйләштеләр. Хәзерге вакытта әлкилеләрнең бу бурычлары 300 мең сум тирәсе. Район судына 12 бурычлының эше җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз