news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Иске Камкада егерме елдан соң авыл бәйрәме узды

Районның шәрәфле гражданы, туган ягына һәрдаим ярдәм итеп торучы Ришат Хатыйповка Рәхмәт хаты тапшырылды.

Әлки районы Иске Камкада егерме елдан соң авыл бәйрәме узды
alki-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/lki-rayony-iske-kamkada-uzgan-avyl-byrmend-berkem-d-blksez-kalmady

(Әлки, 3 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районы Иске Камка авылында 20 елдан соң авыл бәйрәме узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Иске Камка халкы бик актив ул. Биредә ике кешенең берсе җырлый, кыстатмыйча сәхнәгә күтәрелеп очып-очып бии, үзе язган шигырьләрен укый. Ә авыл көнендә оештырылган уеннарда бар халык ихластан катнаша, күңел ача, үзенә дә, башкаларга да бәйрәм кәефе өсти.

Камкалыларны бәйрәмнәре белән котларга район башлыгы Александр Никошин да килгән иде. Ул авыл көненең зур әзерлек белән үтүен әйтте. Аннан ул районның шәрәфле гражданы, туган ягына һәрдаим ярдәм итеп торучы Ришат Хатыйповка Рәхмәт хаты тапшырды.

Тау кадәр бүләк өелеп торган мәйдан түренә Иске Камка җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров юбилярларны, иң өлкән һәм иң яшь камкалыларны, иң чиста һәм төзек йорт хуҗаларын, матур бакча үстерүчеләрне чакырды. Тату үрнәк гаиләләр, күп бала тәрбияләп үстерүчеләр, авыл хуҗалыгында намуслы хезмәт итүчеләр, спорт чараларында актив катнашучылар –берсе дә бүләксез калмады. Яшен-картын хөрмәтләделәр, күңелен күрделәр авыл бәйрәмендә.

Иске Камка бит районның күп еллар баш батыры булган Талип Яруллинның туган авылы. Батыр үскән авыл бәйрәмендә ничек инде татарча көрәш булмасын. Бик киеренке һәм мавыктыргыч барган әлеге бәйгедә Тәлгать Зиннәтуллин авылның баш батыры калды. Ә инде Иске Камкада туган көрәшчеләр арасында Рамис Миндубаевка тиңнәр булмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100