news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы Иске Алпар авылында яңа мәчет ачылды

Изге эшкә байлар гына түгел, Алпарда яшәүче, шуннан чыккан бик күпләр – җәмгысе 500 дән артык кеше өлеш кертә.

(Әлки, 29 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре",  Ләйлә Әхмәтшина). Әлки районы Иске Алпар авылында яңа мәчет ачылды, дип яза җирле басма.

Иске Алпар халкына сокланмый мөмкин түгел: гаять кыска вакытта – тулыр-тулмас дүрт айда буе 17, биеклеге 22 метрлы мәһабәт мәчет бинасын төзеп тә куйдылар, аны Ураза гаете алдыннан тантаналы итеп, күп кунак чакырып ачтылар да.

Иске Алпарның 1990 нчы еллар башында төзелгән мәчет бинасында көз-кыш айларында һич җылы тормаган. Үз гомерендә күп эшләгән, күп күргән эшмәкәр Рәфкать Сәмигуллин туган авылы Алпар өчен мондый мәчет бинасын лаек санамаган, күрәмсең, якыннарын, дусларын, дәрәҗәле-акчалы авылдашларын җыеп, яңа бина төзү фикерен әйтә. Мәсьәләне уртага салып киңәшләшәләр, эш-мәшәкатьне бүлешәләр. Изге эшкә байлар гына түгел, Алпарда яшәүче, шуннан чыккан бик күпләр – җәмгысе 500 дән артык кеше өлеш кертә.

Һәм менә уртак эшнең, олы тырышлыкның тантанасы – иртәгә ураза гаете дигән көнне Алпар мәчете мөселманнарга куллануга тапшырылды. Зур бәйрәм, тантана авылга бик күпләрне тартты: муеннан эшкә чумган, һәр минуты санаулы җитәкчеләр, бизнесменнар, “Алпарым!” дип өзелеп торучылар, туып үскән авылын сагынып яшәүчеләр, мәчет ачылу кебек зур вакыйга шаһиты булырга теләгән бик күпләр кайтты һәм килде бирегә.

Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, тантананы ачып җибәреп, һәркемне котлады, мәчет төзелешендә ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтте, ә төп оештыручы Рәфкать Сәмигуллинга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Алпарларның шатлыгын уртаклашырга республика Диния нәзарәте рәисе урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин килгән иде. Ул мөселманнарга Татарстан мөфтиенең сәламен җиткерде, Рәфкать Әсхәт улын Рәхмәт хаты белән сөендерде.

Шулай итеп, Алпар яңа мәчетле булды. Моннан берничә ай элек кенә башланган күмәк эш уңышлы тәмамланды. Алпар мәчетенең нуры күңелләргә изге уйлар гына салсын, бу авылның яңадан үсеп китүенә нигез булсын иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot