Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы хуҗалыгы техниканы кышкы саклауга кую буенча иң яхшысы дип танылды
Нәтиҗәдә бәйгедә җиңүче дип “Үзәк Әлки” филиалының “Карга” отряды табылды.
(Әлки, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган комиссия районда техниканың кышкы саклауга куелышын бәяләде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бу көннәрдә урып-җыюда, чәчүдә, җир эшкәртүдә катнашкан барлык техниканы кышкы саклауга кую бара. Күп җирдә тагылма агрегатларны ремонтлауга да керештеләр. Әйтик, “Карга” һәм “Ташбилге” отрядлары тырмаларны тулысынча төзекләндереп тә куйганнар инде.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә 12-16 ноябрьдә хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга кую, машина-трактор паркларын тәртипкә китерү, язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышын, куркынычсызлык техникасы таләпләренең үтәлешен бәяләү кебек юнәлешләр буенча конкурс игълан ителгән иде.
Нәтиҗәдә бәйгедә җиңүче дип “Үзәк Әлки” филиалының “Карга” отряды табылды. Икенче урын “Хузангай” җәмгыятенә бирелде.
Комиссия шулай ук “Көнчыгыш Әлки” филиалының “Алпар” отряды, “Көнбатыш Әлки”нең “Ташбилге”, “Көньяк-Көнчыгыш Әлки”нең “Әхмәт”, “Көньяк Әлки”нең “Юхмачы” отрядлары машина-трактор паркларында эшнең уңай оештырылуын бәяләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз