news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы Әхмәт авылында Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибын искә алдылар

Фираил Шиһапов озак еллар Чистай районы баш табибы булып эшләде.

(Әлки, 13 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Әхмәт авылы мәдәният йортында авылдашлары, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Фираил Шиһаповны искә алу чаралары узды, дип яза район басмасы.

Фираил Шиһапов озак еллар Чистай районы баш табибы булып эшләде. Үзенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән райондашларын ул беркайчан кире бормады, булдыра алганча булышлык күрсәтте. Ни кызганыч, моннан дүрт ел элек 60 яше тулган көннәрдә аның гомере фаҗигале өзелде.

Башта Әхмәт мәчетендә Фираил Шиһапов истәлегенә корбан ашы үткәрелде, мәрхүмнең рухына дога кылынды, аннан мәдәният йортында балалар һәм үсмерләр арасында татарча көрәш бәйгесе оештырылды. Клубта шулай ук рәсемнәр күргәзмәсе булды. Район мәдәният йорты үзешчәннәре зур концерт күрсәттеләр.

Искә алу кичәсенә Фираил Шиһаповның улы – Азнакай район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдар Шиһапов та кайткан иде. Ул әхмәтлеләр алдында чыгыш ясап, әтисе белән бәйле истәлекләрне кадерләп саклаулары өчен авыл халкына рәхмәт әйтте, диелә райолн хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot