news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Әхмәт авылы мәктәбенең утыз еллыгын билгеләп үттеләр

Тантанада төрле елларда белем алучылар уку йортына киләчәктә дә уңышлар теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Әлки районы Әхмәт авылы мәктәбенең утыз еллыгын билгеләп үттеләр
alki-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/lki-rayonyny-bu-mktbe-chen-bez-rinat-gayfullinga-rkhmtle

(Әлки, 15 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлкинең Әхмәт авылында яңа төзелгән бинада төп мәктәп ачылуга быел 30 ел тулды. Бу вакыйга зурлап билгеләп үтелде. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Венера Гайнетдинова җитәкчелегендәге мәктәп коллективы тантанага ныклап әзерләнгән. Мәктәп бинасы җәй башыннан ук әйбәтләп ремонтланган, бакчалары шау чәчәккә күмелеп утыра, яшелчә һәм җиләк-җимешләр дә уңган. Бәйрәм үтәсе мәйданда зур стендта мәктәпнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыручы рәсемнәр урын алган.

Мәктәпнең туган көненә анда төрле елларда хезмәт куйган укытучылар, бу белем йортын тәмамлап авылда, районда, шәһәрләрдә яшәүче элекке шәкертләр, авыл халкы җыелган иде. Авыл имамы Ришат Сөләйманов ил-көнгә тынычлык, авылдашларга бәрәкәтле тормыш, балаларга тирән белем алуларын теләп, бәйрәмгә фатиха биреп дога укыды.

Тантанага килгән халыкны мәктәп юбилее белән район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Елена Бухарова, Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова котладылар.

Тантанада мәктәпнең яңа бинасыннан беренче чыгарылыш укучылары, биредә төрле елларда белем алучылар хатирәләрен яңартып, уку йортына киләчәктә дә уңышлар теләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Алар арасында профессор, ветеринария фәннәре докторы Альберт Галиуллин, эшмәкәр, иганәче Ихсан Сафин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһапов бар иде. Ринас тантананы дәртле матур җырлары белән ямьләндерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100