news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Әхмәт авылы китапханәчесе “Ел китапханәчесе” булып танылган

Районда 36 китапханә бар, аларда 50 белгеч хезмәт куя.

(Әлки, 31 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Әлки районы Әхмәт авылы китапханәчесе Лилия Хәйруллина “Ел китапханәчесе” булып танылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу атнада китапханәчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Районда 36 китапханә бар, аларда 50 белгеч хезмәт куя.

“Китапханәчеләребезнең һәркайсы үз эшләрен яратып, күңел биреп башкаралар. Без ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләрне дә ачыклыйбыз. Узган елгы күрсәткечләр – китап укучылар саны, төрле тематик чаралар үткәрү, конкурсларда катнашу һ.б. – буенча рейтингта Әхмәт авылы китапханәчесе Лилия Хәйруллина “Ел китапханәчесе” булып танылды”,– ди район китапханәләр системасы директоры Татьяна Петухова.

"Безнең әти бик тә укырга ярата иде. Аның үрнәгендә без, биш кызы да китапка мөкиббән булып үстек. Мин китапны кулдан төшергәнем юк, дисәң дә була. Гомергә китап укымыйча йокларга да ятмыйм", – дип сөйли Лилия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100