news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы хезмәт коллективлары яфраказык хәзерләүдә булышалар

Һәр коллектив билгеле берәр терлекчелек коплексына, фермерларга беркетелде.

(Әлки, 22 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районы хезмәт коллективлары терлекләр өчен яфраказык хәзерләүдә булышалар. Яфраказык белән тукланган сыерлар сөтне кимендә 10 процентка арттыра, дип яза район газетасы.

 Яфраказыкны чыбыкның калынлыгы 1-1,5 сантиметрдан артканчы бәйлиләр. Агач чыбыгы күпме нәзек булса, ул шулкадәр витаминлы, маллар өчен файдалы. Яфрак азыкны каен, өрәңге, чикләвек, юкә, миләш кебек агачлардан себерке рәвешендә бәйләп хәзерлиләр. Тик бездә үскән кайбер агачлар яфрак себеркесе өчен яраклы түгел. Әйтик, шомырт терлек азыгы өчен ярамый – анда синиль кислотасы күп.

Һәр елны июль аенда районда маллар өчен, бигрәк тә бозауларга яфраказык хәзерләнә. Бу эштә район үзәгендәге оешма- учреждениеләр коллективлары, авыллардагы бюджет хезмәткәрләре катнаша.

Яфраказык хәзерләү өчен районда урманнар җитәрлек. Дөрес, эшкә керешер алдыннан урманчылар белән аның урынын билгеләү зарур. Нәкъ менә июль аенда агач яфракларында маллар өчен витамин запасы югары була.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре исәпләвенчә, бездәге яшь малларга кышлатуга кимендә 50мең пар яфрак хәзерләү зарур. Шулай ук 3770 пар бәйләм дару үләннәре белән запаслану мәслихәт.

Райондагы һәр хезмәт коллективына, анда эшләүчеләр санын исәпкә алып, яфрак азык хәзерләү биреме җиткерелгән иде. Бу эштә Базарлы Матак урта мәктәбе (директоры Луиза Абдрахманова), финанс-бюджет палатасы (җитәкчесе Илгиз Габидуллин), ТР Казначылык департаментының район бүлеге (Миләүшә Җәләлова), кино учреждениесе (Фәргать Гайсин), яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге (Айрат Җиһангиров), “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе, район башкарма комитеты, кайбер авыл җирлекләре зур активлык күрсәттеләр.

Һәр коллектив билгеле берәр терлекчелек коплексына, фермерларга беркетелде. Хәзерләгән яшел азыкны алар шунда тапшыралар. Сүз дә юк, күп хезмәт куеп җыелган витаминлы азыкны тиешенчә файдалану да зарур. Әйтик, Түбән Биктимер авылында кәҗә фермасы тотучы Нина Агапова үзенә тапшырыла торган яфраказык өчен бик рәхмәтле булуын, аны теләп куллануын әйтә.

– Кәҗәләр дә, бозаулар да кышын яфрак себеркеләрен яратып ашыйлар. Чыбыгына кадәр ботарлыйлар. Алларында яфрак азык торган кәҗәләрем сөтне дә күбрәк бирә, продукция дә сыйфатлы була. Малларның сәламәтлеге өчен дә файдалы мондый азык, – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100