Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы хезмәт коллективлары алдына яфраказык хәзерләү бурычы куелды
Яфрак азык өчен өрәңге, шомырт, каен, миләш кебек агачлар әйбәт.
(Әлки, 28 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районында бу җәйдә яшь маллар өчен 38 мең пар яфраказык себеркесе һәм 3300 пар дару үләннәре бәйләме хәзерләү сорала. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Һәр елдагыча, кышка маллар өчен бу кыйммәтле һәм витаминлы азыкны хәзерләүдә терлекчеләргә оешма-предприятиеләр коллективлары ярдәмгә килә.
Яфраказык һәм дару үләннәре хәзерләү өчен җәйнең иң кулай вакыты хәзер. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе маллар өчен яфрак азык хәзерләүдә ярдәм сорап оешма-предприятиеләр коллективларына мөрәҗәгать итте.
Яфрак азык өчен өрәңге, шомырт, каен, миләш кебек агачлар әйбәт. Себеркене 30-50 сантиметр зурлыкта бәйләү кулай. Табигатьнең бу байлыгы яшь маллар сәламәт, көр, чирләргә бирешми үсеннәр өчен менә дигән витамин чыганагы булып хезмәт итә.
Бу атнада “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев һәр елдагыча яфраказык һәм дару үләннәре хәзерләүдә ярдәм сорап хезмәт коллективларына мөрәҗәгать итте. Бер шарт бар: әлеге яшел азыкны алдагы ике атнада хәзерләү мөһим. Бу аның иң витаминлы вакыты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз