news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы халкының күпчелеге референдумда үзара салым кертүне хуплаган

20 ноябрьдә республикада үзара салым кертү һәм аның средстволарын файдалану буенча бердәм референдум узды.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Районыбызда референдум 49 сайлау участогында үткәрелде. Участоклар якшәмбе көнне иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр эшләде. Тавыш бирү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылды. Районда узган референдум исемлекләренә 15290 кеше кертелгән иде. Шуның 88 проценты тавыш бирүдә катнашты, дип яза "Әлки хәбәрләре".

Җирлекләрдә үзара салым җыю һәм җыелган акчаларны авылда яшәү шартларын яхшыртуга файдалануны хуплап халыкның 92.62 проценты тавыш биргән.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе әйтүенчә, һәр җирлектә референдум барлык таләпләргә туры китереп үткәрелгән, закон бозулар булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot