news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы гаиләләрендә тәрбиягә алынган 169 бала үсә

Педагогик яки медицина белеме булган әти-әниләрнең бала үстерү белән бәйле айлык хезмәтен дәүләт 4700 сумга бәяли.

(Әлки, 4 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлкилеләр гаиләсендә бүгенге көндә опекага, тәрбиягә, уллыкка алынган 169 ятим бала үсә, дип яза җирле басма.

Узган елда гаиләләргә 17 бала тәрбиягә бирелгән, аларның тугызы – әлкилеләр. Балаларны карап үстерү өчен аларның опекуннары, кабул иткән әниләр ай саен дәүләт пособиесе алып торалар (мәктәп яшендәгеләргә 9583 сум, кечкенәләргә 8309 сум). Педагогик яки медицина белеме булган әти-әниләрнең бала үстерү белән бәйле айлык хезмәтен дәүләт 4700 сумга бәяли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100